Илназ Мөсәлләмов-баянчы,композитор,җырлар авторы

  • Подписчики: 3 680 подписчиков
  • ID: 50366130
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
открытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
clubmusallyamov

Описание

“Алар безнең, яңа бу заманның Иң алдыңгы сәнгать батыры – Шигърияттә Тукай Музыкада Сәйдәш, Сәхнәләрдә Илһам Шакиров. Син аларны, Син аларны тыңла, Ваклыклардан әгәр ялыксаң. Яшәуләре бик тә гади, тыйнак, Сәнгатьләре бөек, халыкчан Ватандарлык, илгә тугры булу Горур яңгырый алар моңында!” Г. Рәхим. Менә шундый сәнгать ияләренең иҗатына сокланып үскән,искиткеч сәләтле, үзенчәлекле музыкант-композитор,баянчы Илназ Илнур улы Мусаллямов.Ул Яшь Музыкантларның VIII Республика конкурсы Дипломанты,Композиторларның "Моң чишмәләре" дип исемләнгән фестивалендә "Югары Профессионализм" номинациясендә Җиңуче,Гата Сөләймәнов исеменә багышланган Республика Конкурсы Лауреаты,Яшь Музыкантларның XVнче Регион-ара Конкурслар Лауреаты, Бөтен Рәсәй V нче ачык Конкурс-фестивалендә Халык Инструменталь Иҗатының Лауреаты.Мәктәп елларында ук ул музыка белән кызыксынып үсә.Кешегә талант тумыштан бирелә,ә аны үстерү кешенең үзеннән тора.5 нче сыйныфта укыганда Шарафутдинов Риф Карәм улында баян буенча балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә башлый.Язмыш Илназны бу хөрмәтле шәхес белән юкка гына таныштырмагандыр ,могаен.Зур сабырлык белән музыка,баян серләренә тошендергән аның кечкенә генә уңышларына да ихлас сөенгән Риф Карәм улы Илназның киләчәк тормыш юлын сайлауда хәлиткеч роль уйный.Аның изге фатихасы белән төрле конкурсларда үз көчен сынап карау,шул елларда ук беренче көй үрнәкләрен язу үсмерлек мавыгуы гына булмый.2005 нче елда музыка мәктәбен тәмамлап ул Уфадагы сәнгать училищесының башкорт халык уен кораллары бүлегенең баян классына керә.Бер-бер артлы моңлы җырлар дөньяга туа.Бүгенге көндә 40 тан артык җыр авторы булган Илназ Мусаллямов туган ягыннан илhам алып күтәренке кәеф белән Нәфкат Нигматуллин төркемендә баянчы булып эшләп йөри.Яшь композиторның җырлары,башкалардан аермалы буларак бик узенчәлекле, халыкчан,яшь буыннан башлап өлкән буын вәкилләре өчен язылган. “Әгәр миңа Ходай Тәгалә ике гомер биргән булса, мин бер дә шикләнмичә шушы юлдан китәр идем”ди Илназ узе.Күп кенә моңлы җырлары “Туган тел”,”БСТ” телеканаллары,"Юлдаш","Болгар" радиолары дулкыннары аша безгә бик еш яңгырап тора.