BELOVRA
Поиск
Творчество композитора Талгата Валеева
Творчество композитора Талгата Валеева
Подписчики:
142 подписчиков
ID:
183864626
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
открытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club183864626
Описание
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , татар җыр сәнгатен баетуга зур өлеш керткән шәхесебез , композитор һәм педагог Вәлиев Тәлгат Габдулла улы ,1936 елның 24 мартында Казан шәһәрендә туа . Әтисе Габдулла — Биектау районының Әлдермеш , ә әнисе Тайфа - Чыршы авылыннан . Алар гаилә коргач Казанга күчеп киләләр . 1955-58 елларда Тәлгат Вәлиев армия сафларында хезмәт итә . Армиядә буш вакытларында яшь солдатның кулында һәрчак баян була . Бүгенге көндә Тәлгат Вәлиев 100 дән артык җырлар авторы .Шуларның 20 се Казан турында . Балалар өчен язылган җырлары да шактый .Иң беренче җыры (1953 )Фәтхерахман Әхмәдиев сүзләренә язылган " Сөйне сөйдем , гүзәлем " җыры . Тәлгат Вәлиевның ике җыр китабы һәм дискы дөнья күргән . Тәлгат Вәлиевның җырларын күренекле җырчыларыбыз Зифа Басыйрова , Миңгол Галиев , Вәфирә Гыйззәтуллина , Зиннур Нурмөхәммәтов , Венера Шәрипова , Римма Ибрагимова , Мәсгүт Имашов , Асаф Валиев һ.б. башкара . Олы яшьтә булуына карамастан , Тәлгат ага Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗат үзәгендә( илле елдан артык ) музыкант - аккомпаниатор булып хезмәт куя . Гомерен сабыйларга багышлаган Тәлгат ага балалар психологиясен яхшы белә .Аның язган җырлары нәниләр тарафыннан яратып кабул ителә . Ул — балалар иҗатына багышланган күп кенә конкурслар лауреаты . Шушы урында композитор Риф Гатауллинның хәтирәләрен китереп үтәсем килә : "... Музыкант Тәлгат ага һаман эзләнүдә . Көй язу аның һөнәри шөгеле түгел , ә күңел халәте . Язмыйча түзә алмый ул , гомере буе яза , иҗат итә , эзләнә .Җырлар бер - берсен кабатламасыннар дип , төрле композицион табышлар ясый .Мәсьәлән , сүзләрнең мәгънәсенә карап , музыканың хәрәкәтен гармоник ритм белән күрсәтә . "Биюле җыр "(Г. Зәйнашева ), "Кичке Казан утлары "(М. Хөсәен) җырлары — ике төрле ритмик хәрәкәт белән язылган җырлар ".
Санкиртана выходного дня - Новосибирск
тур выходного дня! Краснодар.
Открытые уроки и группа "выходного дня"
Экскурсии выходного дня
ПиЦцА вЫхОдНоГо ДнЯ